Воскресенье, 25.02.2018, 02:42
Приветствую Вас Гость | RSS

МБОУ СОШ с.Березняк

Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 67
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Наши выпускники

Алар безнең мәктәптә укыдылар
 
 
   Рәсемдә якташ шагыйребез Рәниф Шәрипов үзенең апасы Люция белән. Башлангыч белемне туган авылы Аман - Оштармада алып, 5нче һәм 6нчы сыйныфларны ул вакыттагы Березняк 8-еллык мәктәбендә тәмамлагач ук язмыш аны читкә алып киткән.
   Рәниф Шәрипов бүгенге көндә 6 китап авторы. Аның күп шигырьләре туган ягына, аның кешеләренә багышланган.

Рәсемдә Березняк сигезьеллык мәктәбен 1973 елда тәмамлап чыккан укучыбыз Мансуров Роберт Мияссарович.
Бүгенге көндә ул Кукмара муниципаль районының мәгариф бүлеген җитәкли, педагогия фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы.


Рахманов Камил Васил улы

1947 елның 1 февралендә Кукмара районы Аман-Оштарма авылында туа. 1953-1957 елларда Аман-Оштарма башлангыч мәктәбендә, 1957-1960 елларда Березняк җиде еллык мәктәбендә белем ала. 1960-1964 елларда Кукмараның беренче мәктәбендә укый. 1964 елда Казан югары команда-инженерлык хәрби училищесына укырга керә. 1969нчы елда училищены тәмамлый, лейтенант дәрәҗәсен ала. Германиядәге ракета гаскәрләренең хәрби частьларенда хезмәт итә. 1973 елда Казанга кайта. Биредә ул 1973-1992 елга кадәр хәрби училищеда курсантлар укыта. 1992 елда штабның өлкән офицер (подколковник) дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга.

Рахманов Ильдус Васил улы
   Березняк урта мәктәбенә Аман-Оштарма авылыннан йөреп укый. Мәктәпне тәмалаганнан соң ул Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтына укырга керә һәм 1973 нче елда аның "Зоотехния" бүлеген уңышлы тәмамлый. Ә 1981 нче елда Саратов югары партия мәктәбен тәмамлый. Вуздан соң профессиональ белемгә ия, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Үзенең хезмәт юлын ул 1973 нче елда "Ключинский" кошчылык совхозында зоотехник буларак башлап җибәрә. 1984 - 1990 елларда КПСС ның Татарстан өлкә комитетында инструктор булып эшли. 1990 елның августыннан Татарстанның статистика идарәсендә җитәкче урынбасары һәм рәис урынбасары буларак, ә 1993 - 1995 елларда ПКО "Татинком" да генераль директор урынбасары вазыйфаларын башкара. 1995 елның февраленнән "Джой Лад Дистрибьюторс" ИНТ ЛИНК компаниясе представительствосында - генераль директор урынбасары. 1997 елдан Татарстан Дәүләт Советы аппаратында баш референт. 1999 елның июленнән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары. Бүгенге көндә ул ОАО "Россельхозбанк" директоры урынбасары вазифасын башкара. Аның тырыш хезмәте күп кенә хөкүмәтебез бүләкләре белән бәяләнгән.
Закирова Хәкимә Файзелхак кызы
Березняк сигезьеллык мәктәбен 1967 елда һәм Кукмара 1 нче номерлы урта мәктәбен 1969 елда тәмамлый. 1971 елда Казан кооператив техникумын тәмамлаганнан соң, 1973 елда Мәскәү совет сәүдәсе институтына укырга керә. 1978 елда аны уңышлы тәмамлый.
   Бүгенге көндә Хакимә Файзелхаковна "Ярчаллы дәүләт сәүдә - технология  институтында" укыта. Аның хезмәте Татарстан Мәгариф министрлыгының күпсанлы мактау грамоталары белән бәяләнгән.

Сафиуллина Нәсимә Зиннур кызы

Березняк сигезьеллык һәм Кукмара №1 мәктәбендә белем ала. 1975 нче елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлый. Нәсимә Зиннуровна Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, укуын аспирантурада дәвам итә. 1984 елның 26 апрелендә аңа тарих фәннәре кандидаты, дигән исем бирелә.Россия федерациясенең Мәгариф министрының карары нигезендә 2001нче елның 20 февралендә доцент, 2009нчы елның 14 мартында профессор исеме бирелә. Лекторлык осталыгы һәм мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен Нәсимә Зиннуровна "Золотоя кафедра России” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнә. 2009 нчы елның апрелендә аңа "Фән һәм мәгариф өлкәсенең атказанган эшлеклесе” дигән дәрәҗәле исем бирелә. Хәзерге көндә Сафиуллина Нәсимә Зиннур кызы Чаллы педагогика университетында эшли.



Каримова Эльмира Наил кызы

1967-1971 елларда Березняк сигезъеллык мәктәбендә укыган.1976 елда Алабуга дәүләт культура–агарту училищесын, 1958 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаган.Яр Чаллы шәһәренең 9нчы санлы урта мәктәбендә сигез ел дәвамында укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшләгән. 1995-1998 елларда Өзлексез педагогик белем бирү институтының коммуникатив методика лабароториясе методисты, ә 1998-2003 елларда шәһәр мәгариф идарәсенең милли бүлегендә баш белгеч һәм бүлек башлыгы вазифаларын уңышлы башкарган. Рус телле укучылар өчен "Татар теле”(5 кл.) дәреслеге авторы (Казан, "Мәгариф” нәшрияте, 2001 ел). Югары квалификацион категорияләре булган җитәкче һәм укытучы. Озак еллар буе шәһәр бердәм методик хезмәт системасын булдыруга зур өлеш керткәне, Яр Чаллы шәһәре һәм республика мәктәпләре җитәкче кадрларның квалификациясен күтәрүдә, милли белемне үстерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы фән һәм Мәгариф министрының Мактау грамотасы һәм Татарстан Республикасының "Мәгърифәттәге казанышлары өчен” мактау билгесе белән бүләкләнгән. Хәзерге вакытта Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе Халыкара бизнес институтының "Довуз” белем бирү үзәге башлыгы һәм "Лингвистика һәм культураара коммуникация” кафедрасының өлкән укытучысы булып эшли.


Хөсәенов Рафаэль Фаиз улы.

1972 елда Березняк сигезь-еллык, ә 1974 елда Ош-Юмья урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлады. Шул ук елда Казан дәүләт университетының математика бүлегенә укырга керә һәм 1979 елда аны уңышлы тәмамлый. Бүгенге көндә Жуковский шәһәрендә конструкторлык бюросында очкыч аппаратларны конструкцияләүче әйдәүче инженер.
Сибгатуллин Марат Тәфкил улы
   Туган елы: 1974 ел, 14 апрель 1981 елда Березняк урта мәктәбенә укырга керә. Уку дәверендә күп кенә фән олимпиадаларында, конкурсларда призлы урыннар яулап,
мәктәп данын яклады.
   1991 елда мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады.
   1991-1996 елларда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында укыды. Аспирантурага калды.
   Бүгенге көндә Марат техник фәннәр кандидаты,  КДАТУның "Металл конструкцияләр һәм корылмалар" кафедрасында укыта. 
  
 
 
Гыйльметдинов Раниф Рәшит улы
   Туган елы: 1986 ел, 7 июнь.
   1993 елда Березняк урта мәктәбенә укырга керә. Мәктәптә укыганда ул актив, лидер булуы белән аерылып торды. Район, республика күләмендәге фән олимпиадаларында мәктәп данын яклады. Класстан тыш чараларда, җәмәгать эшләрендә актив катнашты.
   2003 елда мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаганнан соң Рәниф Казан дәүләт архитектура - төзелеш академиясендә белем ала.
   Бүгенге көндә ул Федераль БТИ - Ростехинвентаризация  оешмасында техник - инвентиратор булып эшли. 
 

 

 

Мазитова Гөлназ Марат кызы
   Туган елы: 1983 ел, 14 февраль.
   1989 елда Березняк урта мәктәбенә укырга керә. Мәктәптә укыган вакытта җәмәгать эшләрендә, класстан тыш чараларда актив катнашты. Күп кенә фән олимпиядаларында призлы урннар яулады.
   2000 елда мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады.
   2001 елда Казан дәүләт пелагогия университетына укырга керде.
   2006 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетын тәмамлады.
   Бүгенге көндә Гөлназ үзе сайлаган профессия юнәлешендә эшли.
Сибгатуллина Чулпан Илсур кызы
   Туган елы: 1981 ел, 16 октябрь. 1988 елда Березняк
урта мәктәбенә укырга керә. Класстан тыш эшләрдә, конкурс-бәйгеләрдә даими катнашты. Фән олимпиадаларында призлы урыннар алды. "Хезмәт даны" газетының актив хәбәрчесе булды.
   1999 елда мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады.
   1999-2004 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын кызыл дипломга тәмамлады.
   Бүгенге көндә Чулпан "Ирек мәйданы" газетасында эшли.
Сибгатуллина Гөлчәчәк Илсур кызы
   Туган елы: 1985 ел, 6 май.
   1991 елда Березняк урта мәктәбенә укырга керә. Мәктәптә уку дәверендә районда үткәрелгән бәйге-конкурсларда актив катнашты.
Район фән олимпиадаларында призлы урыннар яулады. 1999 елда хокук
белеме буенча үткәрелгән фән олимпиадасында республика күләмендә  2 урын яулады.
   2002 елда мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады.
   Бүгенге көндә Казан дәүләт технология университетының нефтехимия
факультетын кызыл дипломга тәмамлап, шул юнәлештә эшли.
Хабибуллина Хания Сәлим кызы
  Туган елы: 1984 ел, 12 август 1991 елда Березняк урта мәктәбенә укырга керә.
   Уку дәверендә күп кенә фән олимпиадаларында, конкурс-бәйгеләрдә, спорт ярышларында призлы урыннар яулап, мәктәп данын яклады.
   2002 елда мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады.
   Бүгенге көндә Хания Казан дәүләт технология университетының җиңел промышленность факультетында читтән торып белем алды һәм шул юнәлештә эшли. 
Шаяхметова Альбина Мансур кызы
   Туган елы: 1989 ел, 24 апрель.
   1996 елда Березняк урта мәктәбенә укырга керә. Уку дәверендә ул үзен бик тырыш, төгәл укучы буларак күрсәтте. Күп кенә Фән олимпиадалары призеры булды. Класстан тыш эшләрдә бик актив иде.      2006 елда мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады.
   Бүгенге көндә Альбина Казан дәүләт медицина университетының медицина - профилактика факультетында белем ала.
Мәҗитова Алсу Рафик кызы
   Туган елы: 1989 ел, 18 июнь.
   1996 елда Березняк урта мәктәбенә укырга керә. Уку дәверендә ул үзен актив, лидер итеп танытты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдуллина Нурзидә Шарафовна җитәкчелегендә мәктәпнең "Тәрәзә" стена газетасын чыгаруны оештырды, аның даими редакторы булды.
   Район, Республика күләмендәге бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында призлы урыннар яулады. Район, Республика күләмендәге газета - журналларның актив хәбәрчесе булды. "Алтын каләм" республика фестиваленең Гран - при иясе.
   2006 елда мәктәпне алтын медальгә тәмамлады.
   Бүгенге көндә Алсу Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укый.

Хамидуллина Голфиназ Марсель кызы
   Туган елы: 1989 ел, 28 июнь.
   1997 елда Березняк урта мәктәбенә укырга керә. Уку дәверендә ул үзен актив, лидер итеп танытты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдуллина Нурзидә Шараповна җитәкчелегендә мәктәпнең "Тәрәзә" стена газетасын чыгаруда актив катнашты, аның даими редакторы булды.
   Район, Республика күләмендәге бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында призлы урыннар яулады. Район, Республика күләмендәге газета - журналларның актив хәбәрчесе булды.
   2007 елда мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады.
   Бүгенге көндә Голфиназ Кооператорлар техникумында укый.

Мубаракова Лилия Ринат кызы
   Туган елы: 1990 ел, 18 июль.
   1997 елда Березняк урта мәктәбенә укырга керә. Уку дәверендә ул үзен актив, лидер итеп танытты. Биология, география, экология, информатика фәннәре буенча район, республика, Россия күләмендәге фән олимпиадаларында һәм бәйгеләрдә призлы урыннар яулады.
2007 елда мәктәпне бик яхшы күрсәткечләр белән тәмамлады.
   Бүгенге көндә Лилия ТГГПУның ЕГФ бүлегендә укый.


Copyright MyCorp © 2018