Вторник, 19.03.2024, 09:49
Приветствую Вас Гость | RSS

МБОУ ООШ с.Березняк

Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 68
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Новости школы

 
Что у нас нового (яналыклар)
Последние новости размещены по ссылке: http://edu.tatar.ru/kukmor/bereznyak/sch
7.04.2011 Мәктәптә ата-аналар җыелышы булып узды.
12.02.2011  12 нче февраль көнне мәктәбезнең Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдуллина Нурзидә Шараф кызы "Ел укытучысы" бәйгесенең чираттагы этабында катнашып, Зур Кукмара гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашында ачык дәрес бирде.
9.02.2011 Мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Шаяхметова Голфия Мансур кызы Татар теле фәне буенча республика күләм олимпиадада катнашып I нче урынны яулап кайтты, Җитәкчесе Абдуллина Нурзидә Шарафовна. Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
7.02.2011  7 нче февраль көнне мәктәбезнең Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдуллина Нурзидә Шараф кызы "Ел укытучысы" бәйгесенең икенче этабында катнашып чираттагы турга узды, котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
7.02.2011  7 нче февраль көнне мәктәптә Березняк һәм Пычак мәктәбе укучыларыннан торган командалар арасында волейбол ярышлары булып узды. Җиңүгә Березняк мәктәбе укчылары иреште.
3.02.2011  3 нче февраль көнне мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Күңелле стартлар" үткәрелде. Командалар яхшы әзерлекләрен күрсәттеләр. Җиңүче командаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2.02.2011  2 нче февраль көнне Березняк урта мәктәбендә 1 - 11 сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышлары булып узды. Ярышларда барлык сыйныф укучылары да актив катнаштылар.
29.01.2011  10 нчы сыйныф укучысы Галимов Раниф Рашит улы һәм аның җитәкчесе биология укытучысы Набиев Расил Газиз улы  25 - 28 январь көннәрендә Самара өлкәсе Отрадная шәһәрендә булып узган Яшь тикшеренүчеләрнең V Ачык Халыкара фәнни-тикшеренү конференциясендә уңышлы катнаштылар.
28.01.2011  28 нче январь көнне Ош-Юмья урта мәктәбе  белән Березняк урта мәктәбе укучылары арасында волейбол һәм баскетбол ярышлары булып узды. Волейбол ярышларында безнең укучылар җиңеп чыкса, баскетбол буенча өстенлек Ош-Юмья укучылары ягында булды.
20.01.2011  Мәктәптә узган ата-аналар җыелышында район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Ханафина җитәкчелегендәге төркем катнашты. Ханафина Ч.Г. үзенең чыгышында ел дәвамында районда башкарылган эшләр белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. Мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мәҗитова Линуза Васил кызы укучыларның I нче яртыеллыкта өлгерешләре турында сөйләде.
14.01.2011  Мәктәбебез директоры Каюмов Салават Мубаракян улы һәм биология укытучысы Набиев Расил Газиз улы  Кукмара 2 нче номерлы мәктәбе базасында үткәрелгән 2010-2011 укытучы елын йомгаклау тантанасында катнаштылар.
11.01.2011  Педсовет утырышы булып үтте. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде: 1. "Тәрбиягә авыр бирелүче һәм авыр тормышта яшәүче балалар белән эшнең үзенчәлекләре"; 2. Яртыеллык эш нәтиҗәләре турында; 3. Үткәрелгән контроль эшләргә анализ; 4. Мәктәпнең аккредитациясен үткәрүгә әзерлекнең торышы мәсьәләләре каралды. 
10.01.2011   Мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышны башлап мәктәп директоры ата-аналарны үзе белән таныштырып китте. Шуннан соң инглиз теле укытучысы Гапделхакова Голшат Илфат кызының "Семьяда тәрбия алымнары" хакындагы лекциясе белән чыгышы тыңланды. Директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Мәҗитова Линуза Васил кызы яртыеллык укыту-тәрбия эшенең торышына анализ ясады. Шулай ук һәр фән укытучысы үз фәне буенча укучыларның өлгерешләре белән таныштырып чыктылар. Эшлекле атмосферада үткән җыелыш директорның йомгаклау сүзе һәм алга  бурычлар кую белән тәмамланды.
04.01.2011   9 сыйныф укучылары математика фәненнән ГИА рәвешендә күнекмә йөзеннән үткәрелүче имтиханнарда катнаштылар.
29.12.2010   Мәктәбебез директоры итеп Каюмов Салават Мубаракян улы билгеләнде.
29.12.2010   1 - 6 сыйныф укучылары өчен чыршы бәйрәме булып узды.
28.12.2010   7 - 11 сыйныф укучылары катнашында балмаскарад бәйрәме булып узды.
27.12.2010   Мәктәбебез директоры Фахрутдинов Альберт Минһаҗ улы Кукмараның 2 нче номерлы мәктәбенә директор итеп билгеләнү сәбәпле Березняк урта мәктәбе директоры вазифасыннан азат ителде.
27.12.2010   10 сыйныф укучыcы Шайхинуров Расул 2009-2010 нчы уку елы нәтиҗәләре буенча иң тырыш укучыларыбызның берсе дип табылды һәм аңа Казанга "Президент ёлкасы" бәйрәменә юллама бирелде.
22.12.2010   11 сыйныф укучылары математика фәненнән БДИ рәвешендә күнекмә йөзеннән үткәрелүче имтиханнарда катнаштылар.
20.12.2010  Физкультура укытучысы Шакирова Нурфия Галиакбәр кызы Арча шәһәрендә булып узган Татарстан республикасының  VII-нче авыл Спартакиадасы "Сәламәтлек" программасы буенча ярышларда катнашып аремреслинг буенча  хатын-кызлар арасында I урынны яулады.
13.12.2010 Укучылар барлык булган фантазияләрен эшкә җигеп һәм зур тырышлык куеп "Кар шәһәрчеген" төзеп бетерделәр.
06.12.2010  Татар теле һәм тарих укытучысы Низамутдинова Миляушә Илдар кызы һәм педагог оештыручы рәсем укытучысы Сахабиева Эльмира Мәгъсүм кызы аттестация узу нәтиҗәсендә I квалификацион категориягә лаек дип табылдылар
03.12.2010   9 сыйныф укучылары рус теле фәненнән ГИА рәвешендә күнекмә йөзеннән үткәрелүче имтиханнарда катнаштылар.
01.12.2010 Әти-әниләр өчен ачык ишекләр көне үткәрелде. Әти-әниләр дәресләрдә булып, балаларның уку нәтиҗәләре һәм тәрбия эшләренең торышы белән таныштылар.
26.11.2010   Мәктәптә "Әниләр көненә" багышланган кичә булып үтте. Укучылар әниләрен котлап концерт чыгышлары әзерләгәннәр иде. Әниләр белән, укыту тәрбия эшенең торышы - 1 нче чирек нәтиҗәләре хакында эшлекле сөйләшү булды, рус теле  укытучысы Баймиева Айгөл Рафилевна әниләр алдында "укучының дөрес итеп дәресләргә хәзерләнү методикасы" белән таныштыру йөзеннән эчтәлекле чыгыш ясады. Кичә чәй өстәле янында фикер алышулар белән тәмамланды.  
18.11.2010   Мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Аюпова Рузилә район күләм "Әниләр көне"нә багышлап үткәрелгән җыр бәйгесендә катнашты.
21.10.2010   Мәктәп күләмендә "Көзге бал" кичәсе үткәрелде. Барлык укчылар да актив катнаштылар.
08.10.2010   Өлкән сыйныфларда  укучы егетләребез хәрби комиссариат тарафыннан оештырылган  ярышларда уңышлы катнаштылар.
06.10.2010   Мәктәбебез укучылары районда үткәрелгән көзге кросс ярышларында уңышлы катнаштылар.
1.10.2010    "Өлкәннәр" һәм "Укытучылар көне"нә багышлап мәктәптә кичә үткәрелде. Ветеран укытучылар өчен бу көнне концерт номерлары күрсәтелде. Бәйрәм өстәле әзерләнде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
18.09.2010  Мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләр белән Казан шәһәрендә үткәрелгән ярминкәдә катнаштык. Шәһәр халкы без алып килгән яшелчәләрне бик теләп сатып алды.
17.09.2010  Һәр класста парламент дәресләре үтте. Укучылар бу дәресләрдә бик күп яңа мәгълумат алдылар.
11.09.2010 Районда узган "Юннат - 2010" ярминкәсендә катнашып "Кунсткамера" номинациясендә җиңүче булдык грамота белән бүләкләндек.
1.09.2010    Мәктәптә белем бәйрәме үтте. Бәйрәм эчтәлекле, истә калырлык итеп оештырылган иде.
30.04.2010 ученик 9 класса Шайхинуров Расул вернулся из Республиканского этапа XIV конкурса "Юный программист" с грамотой "За успешное участие в номинации "Программные проекты". Поздравляем!!!
17.04.2010 Ученик 9-го класса Шайхинуров Расул участвовал в XI-ом Республиканском фестивале исследовательских работ учащихся 9-11 классов "Паруса науки" в г. Набережные Челны. Руководитель Фатыхов Халит Гарифович.
16.04.2010 көнне мәктәп күләмендә укучылар кулы белән әзерләнгән әйберләрдән ярминкә оештырылды. Барлык сыйныф укучылары да актив катнаштылар, әзерләгән әйберләрен укучылар тулаем сатып бетерделәр, ә сатудан кергән акчагаларга классларга уку кирәк-яраклары алырга булдылар.
16.04.2010 Ученик 8-го класса Газизьянов Ильнур участвовал в VIII Межрегиональных научно-исследовательских чтениях имени Каюма Насыйри, которые проходили в г. Казани. Руководитель Мазитова Линуза Василовна.
5.04.2010 Мәктәбебезнең 3-че сыйныф укучылары Ризванов Булат һәм Зайнагиева Айгөл укучыларның Эрудит-марафонында катнашып бик яхшы күрсәткечләр белән сертификатларга ия булдылар. Булатның информатикадан республика буенча I нче, ә Айгөлнең инглиз теленнән 32 нче урынга лаек булулары билгеле булды, котлыйбыз.
3.04.2010 На IV Всероссийском открытом конкурсе достижений талантливой молодежи «Национальное Достояние России»  проходившем 24-26 марта 2010 года в ДДО «Непецино»  Управления делами Президента РФ ученица 9 класса Шаяхметова Д.М. награждена  Дипломом II степени. Руководитель Набиев Р.Г.
2.04.2010 Мәктәбебезнең 8-9 сыйныф егетләре командасы Починок-Сутер кустында волейбол ярышларында катнашып IIнче урынга лаек булдылар.
25.03.2010 Мәктәбебезнең 5 укучысы Р.И.Утямышев исемендәге "Моё Я в Большой науке" укучыларның Ачык республика фәнни-тикшеренү конференциясендә катнаштылар. 9 сыйныф укучысы Шайхинуров Расул Рөстәм улы "Төгәл фәннәр һәм экономика" номинациясендә IIнче призлы урынга лаек булды.
23.03.2010 Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Фәхретдинов Айдар Альберт улы Яр Чаллы шәһәрендә "Ломоносов укулары" республикакүләм фәнни-практик конференциясендә катнашып, III нче дәрәҗә Дипломга лаек булды. Җитәкчесе Фәхретдинова Гөлнур Магесумяновна.
22.032010 Мәктәбебезнең китапханәчесе Ризванова Гөлназ Рифатовна җитәкчелегендә 1-11 сыйныф укучылары катнашында "Китап белем чишмәсе" баш астында китап көне үткәрелде.
20.03.2010 География һәм биология фәннәре укытучысы Набиев Расил Газизович җитәкчелегендә 5-11 сыйныф укучылары катнашында география фәне күнекмәләре белән "Умники и умницы" тамашасы күрсәтелде.
19.03.2010 Башлангыч сыйныф укытучылары  Газизҗанова Нәзирә Наил кызы һәм Халиуллина Әнисә Сөләйман кызы җитәкчелегендә башлангыч 1-4 сыйныф укучылары көче белән "Нәүрүз бәйрәме" күренешләре кәрсәтелде.
18.03.2010 Тарих укытучысы Низаметдинова Миләушә Илдаровна җитәкчелегендә 5-9 сыйныф укучылары катнашында "Дәүләт символикасы тарихы" темасына телдән журнал куелды.
17.03.2010  Химия фәне укытучысы Гобәйдуллина Әминә Магесумяновна җитәкчелегендә 8-9 сыйныф укучылары катнашында "КВН-викторина" үткәрелде.
16.03.2010 Инглиз теле укытучысы Габделхакова Гөлшат Илфатовна җитәкчелегендә 5-8 сыйныф укучылары катнашында "Золушка" әкиятенә инсценировка күрсәтелде.
15.03.2010 Рус теле укытучысы Зәйнәгыева Гөлусә Ахмадулловна җитәкчелегендә 8-9 сыйныф укучылары катнашында А.П.Чехов иҗатына багышланган КВН үткәрелде.
13.03.2010 Татар теле укытучысы Абдуллина Нурзидә Шараповна җитәкчелегендә 7-11 сыйныф укучылары катнашында  "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" исеме астында КВН үткәрелде.
12.03.2010 Информатика укытучысы Фатыхов Халит Гарифович җитәкчелегендә 5-10 сыйныф укучылары катнашында компьютерлы турнир үткәрелде.
11.03.2010 Математика укытучысы Мазитова Линуза Василовна җитәкчелегендә математик эчтәлектәге "Кем миллионер булырга тели" конкурсы үткәрелде.
10.03.2010 Рус теле һәм әдәбияты  укытучысы Баймиева Айгөл Рафиловна җитәкчелегендә 5  сыйныф укучылары катнашында "Мы любим русский язык" исемендәге КВН үткәрелде.   
9.03.2010 Физика фәне укытучысы Фәхретдинова Гөлнур Магесумяновна җитәкчелегендә 8 нче сыйныфлар катнашында физика фәне буенча үткәрелгән "Физик эстафета" конкурсы белән   мәктәп күләмендә фән айлыгына старт бирелде.
25.02.2010  8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары Газизьянов Илнур һәм Шайхинуров Расул VIII Регионара яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге фәнни-тикшеренү укуларында катнашып (җитәкчеләре Мазитова Линуза Василовна һәм Фахрутдинова Голнур Магесумяновна) район этабында I , II  урыннарга лаек булдылар.
11.02.2010  көнне мәктәп күләмендә чаңгы ярышы -"Лыжня России" үткәрелде. Призлы урыннарны Сабирзянов Нүрфәт, Шарафиев Ильяс, Хафизов Русланнар яулады.
9.02.2010 көнне Березняк Һәм Камышлы башлангыч мәктәпләре катнашында "Күңелле стартлар" ярышы үтте. Буратино, Шрек, Чип һәм Дейл командалары көч сынашты.
7.02.2010   Состоялась встреча главы администрации  Рахматуллина Рауиля Шайдаулатовича и многочисленной делегации руководства района с родителями учащихся нашей школы. Встреча прошла в теплой деловой атмосфере. Рауиль Шайдаулатович ознакомил участников встречи с достижениями района за истекший год. В заключении своего выступления  поздравил педагогический коллектив с наступающим Годом учителя и очень тепло отозвался, оценивая работу администрации нашей школы.
20.12.2009 Поздравляем учащихся III и IV классов Ризванова Булата, Манапову Айгуль, Ризванову Ландыш и их классных руководителей Газизьянову Назиру Наилевну и Халиуллину Анису Сулеймановну - участников конкурса Эрудитов проекта ЭМУ от Центра Развития Молодежи и удостоенных сертификатов с прекрасными показателями в номинациях:
- раунд "Быстрый";
- раунд "Смелый";
- раунд "Умный".
8.12.2009 Поздравляем Шаяхметову Динару - ученицу 9 класса нашей школы и её руководителя, учительницу татарского языка и литературы Абдуллину Нурзиду Шараповну с очередным их успехом. Динара заняла II место в олимпиаде по татарскому языку.
25.11.2009
По итогам районного этапа Республиканского конкурса рисунков "Мой любимый классный руководитель" ученице 9 класса Шаяхметовой Гульфие в номинации старшая группа присуждено первое место. Поздравляем!!!

 

 

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Copyright MyCorp © 2024