Воскресенье, 25.02.2018, 02:36
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Они защищали Родину | Регистрация | Вход
Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 67
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Березнякская         общеобразовательная   школа приглашает Вас!МБОУ СОШ с.Березняк


  

 


Алар Ватан өчен
 
  көрәштеләр 
 
 
Бөек җиңүгә 70 ел
 
Березняк авыл советы территориясеннән Бөек Ватан сугышына барлыгы 545 кеше киткән. Шуларның 284-е исән-сау килеш туган якларына әйләнеп кайта алмыйлар – сугыш кырларында ятып калалар. Безнең якларга Бөек Ватан сугышыннан бары тик 261 кеше генә исән килеш кайта. Бүгенге көндә 7 ветераныбыз исән-сау.
 Вагапов Харис Ваһап улы
   1925 нче елның 16 нчы февралендә Кукмара районы Мәмәшир авылында туган. Харис абый башлангыч сыйныфларны туган авылында укый. Алга таба укуын дәвам итәргә Мәчкәрә урта мәктәбенә бара. Сугыш уты аның уй-хыялларын җимерә. Харис абый мәктәпне тәмамлый алмый. Сугыш башланганда Харис абый 15 яшьлек малай була. Ләкин шуңа да карамастан ул 1941 нче елның августыннан 1942нче елның җәенә кадәр элекке Мәчкәрә авылының кулланучылар җәмгыяте рәисе урыбасары булып эшли. Хезмәт сөючән Харис абый 1943 нче елның башына кадәр Янил МТСының Мәмәшир трактор бригадасында эшли.     Унҗиде яшьлек егетне армия сафларына алалар. Ул Бологос, Осташков, Великие Луки, Литва, Латвия, Польша җирләрен азат итүдә катнаша. 1945 нче елның 9 нчы маен Германиянең Ландсберг шәһәрендә каршылый. 1946-48нче елларда Пычак җидееллык мәктәбендә эшли. 1949 нчы елның августында Березняк сигезьеллык мәктәбенә директор булып билгеләнә. Харис абый 1999 нчы елның декабрендә вафат булды.

l

Фатыхов Гариф Фатыйх улы

1925 нче елның 25 августында Березняк авылында туган. Пычак җидееллык мәктәбендә укыган. 1943 нче елда 18 яше дә тулып җитмәгән көе, шул ук семьядан сугышка алынган ике абыйсы артыннан сугышка алына. Җиңү көнен - 9 нчы Май ны Берлинда каршы ала. 1949 нчы елга кадәр Совет Армиясенең Германиядәге оккупацион группасы составында хезмәт итә. Армия хезмәтен тәмамлап туган авылына кайта. Арча педагогия училищесын  тәмамлый. Березняк сигезьеллык мәктәбендә лаеклы ялга кадәр башлангыч сыйныфлар укытучысы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1986 нчы елда вафат булды.

Безнең буын Әфган  
 
 сынавын узды.

 

1989 нчы елның 15 нче февралендә совет гаскәрләренең Әфганстандагы группасы аннан чыгарылды. Илебез тарихында XX гасырда булган иң озын сугыш тәмамланды. Сугыш инде тарихка кереп калды, ләкин аның тирәсендә ялгыш, ялгыш түгел дигән бәхәсләр бүген дә дәвам итә. Ләкин бер нәрсә бәхәссез, тугыз ел эчендә 15 мең ир-егетләребез һәлак булды, 300 мең солдат яраланды, дистәләрчә меңе гарип булып калды. Киләчәктә мондый мәҗбүри булмаган бәла-казаларга юлыкмау өчен нәрсә эшләргә, тормышыбызны ничек үзгәртергә, дәүләтебезне ничек оештырырга - менә шулар турында уйланырга кирәк...

 

Миннеханов Фазыл Рашил улы

   1967 нче елда Березняк авылында туа. 1974 - 1982 нче елларда Березняк 8 еллык мәктәбендә укый. Совет Армиясе сафларына 1985 нче елның 25 нче октябрендә алына. Үзбәкстанның Термез шәһәрендә өйрәнү курсларыннан соң Совет Армиясе гаскәрләренең Әфганстандагы чикләнгән санлы группасына җибәрелә. Әлеге сугышта Фазылга куәтле КАМАЗ машиналарында хезмәт итәргә туры килә. 1987 нче елда исән-сау туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп була.


Шайхетдинов Альберт Хаммат улы

  1966 нчы елның 22 нче январендә туган. 1973 нче елда Камышлы мәктәбенә укырга керә. Березняк 8 еллык мәктәбен тәмамлый. Совет Армиясе сафларына 1984 нче елның 7 маенда чакырыла. Әфганстанда разведчиклар батальонында хезмәт итә. 1985 нче елда каты яраланып хезмәттән читләштерелә. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши.

 


Мәҗитов Рафик Гапделфәт улы

 

 

   Совет Армиясе сафларына 1979 нчы елның 9 нчы ноябрендә алына. Куйбышев шәһәрендә өйрәнүләр үткәннән соң даими хезмәткә Үзбәкстанның Термез шәһәренә җибәрелә. Анда 6 ай хезмәт иткәннән соң Афганстанга җибәрелә һәм Пакистаннан 30-40 чакырым гына ераклыктагы Кандагар провинциясенә эләгә. Рафикъка хезмәттәшләре белән күп авырлыклар кичерергә һәм югалтулар күрергә насыйп була. 1981 нче елда ул исән-сау туган якларына әйләнеп кайта.
   Бүгенге көндә Рафик мәктәбебездә хезмәт укытучысы булып эшли.

 Арсланов Радик Галимҗан улы.
 
   1967 нче елның 16 нчы августында Кукмара районы Камышлы авылында туа. Башлангыч классны Камышлы авылында укый,1983 нче елда Березняк сигезьеллык мәктәбен   һәм 1985 нче елда Кукмара №1 урта мәктәбен тәмамлый. 1986 нче елда Совет Армиясенә китә. Яшь солдат курсларын үткәннән соң, Әфганстанга интернациональ бурычын үтәү өчен хезмәтен дәвам итәргә җибәрәләр. Арсланов Радик изге бурычын үрнәк итеп башкару өчен тырыша. Шуңа күрә командирлары аның әти-әнисенә берничә тапкыр мактау хатлары җибәрәләр. Радикка исән-сау туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булды. Бүгенге көндә ул Камышлы авылындә яши.
 
 

Касыймов Шамил Мөхәммәтхан улы

 

 

   1963 нче елның 23 нче февралендә Камышлы авылында туа. Совет Армиясе сафларына 1981 нче елның 29 нчы мартында чакырыла. Шамил 1982 нче елның сентябрендә Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән вакытта һаләк була. 19 яшьлек егетнең батырлыгы Кызыл Йолдыз ордены белән бәяләнә. Хәзерге буын укучылары аның истәлеген мәктәп стенасына урнаштырылган Хәтер тактасына карап яңарталар.
Валиәхмәтов Илнур Зиннур улы

 

 

   Илнур Камышлы авылы егете. Совет Армиясе сафларына 1982 нче елның 22 апрелендә алына. Һава-десанты гаскәрләре составында хезмәт итә. 1982 нче елның октябреннән Әфганстандагы Совет Армиясенең чикләнгән сандагы гаскәрләре сафында була. Армия сафларыннан 1984 нче елның 25 нче июнендә исән-сау әйләнеп кайта.
Валиуллин Ильшат Ахмадулла улы

 

 

   1964 нче елның 21 нче январендә Березняк авылында туган 1971 нче елда Березняк 8 еллык мәктәбенә укырга керә. 1980-1983 нче елларда Казанда төзүчелер техникумында укый. Совет Армиясе сафларына 1974 нче елның апрелендә чакырыла. Фирганәдә 6 айлык курслардан соң Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентында десант дивизиясендә саперлар батальонында хезмәт итә. Юлларны миналардан чистарталар, үзләре дә дошман юлларына миналар куялар. Дошман белән күзгә-күз сугышкан чаклары күп була. 1986 нчы елда хезмәтен тутырып исән-сау туган якларына әйләнеп кайта. Бүгенге көндә Кукмара поселогында яши.


Copyright MyCorp © 2018



                                                                            Автор сайта Школьная команда