Пятница, 19.04.2024, 03:10
Приветствую Вас Гость | RSS

МБОУ ООШ с.Березняк

Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 68
Мини-чат
200
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Интересные дела



1 нче Сентябрь - Белем бәйрәменнән күренешләр

Районыбыз администрациясе җитәкчесе Рәхмәтуллин Рауил Шәйдәуләт улы 1 нче сыйныфка беренче тапкыр килүчеләргә үзе хәер- фатиха бирә.

Укучыларыбыз ел саен мәктәп яны участогыннан мул уңыш җыеп алалар.

Традицион көзге ярминкәдән күренеш.

Башлангыч сыйныфлар белән Газизьянова Нәзирә Наил кызы үзенең дәресләрен информацион технологияләр кулланып үткәрә.

Татар теле укытучысы Абдуллина Нурзидә Шараповна үткәргән бик күп ачык дәресләрнең берсеннән күренеш. Ул районыбызның татар теле укытучылары өчен чын мәгънәсендә тәҗрибә үрнәге.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Халиуллина Әнисә Сөләйман кызы биргән дәресләр һәрвакыт ныклы әзерлек белән үтә.

Фахретдинова Голнур Магесумян кызы биргән физика дәресләре лаборатор тәҗрибәләргә нигезләнеп чын мәгънәсендә укучыларны җәлеп итәрдәй кызыклы үтә.
Укучыларның "хезмәт көне"  физкультура укытучысы Шакирова Нурфия Галиәкбәр кызы җитәкчелегендә 15 минутлык традицион "физкультминуткадан" башлана.

Мәктәбебездә үткәрелүче традицион фән атналыклары укучыларны кызыксындырлык дәрәҗәдә югары әзерлек белән үтә.

Бүгенге көн укытучысы өчен информацион технологияләрне үзләштерү заман таләбе.

ОБж укытучысы Абдуллин Рахимҗан Шарапович җитәкчелегендә без гражданнар оборонасы алымнарын күңел биреп өйрәнәбез.


Методик берләшмәләр утырышлары укытучыларыбызга тәҗрибә уртаклашу, эш юнәлешен ачыклау өчен зур мөмкинлекләр бирә.

Инглиз теле укытучысы Гапделхакова Голшат Рифат кызы җитәкчелегендә инглиз теле атналыгы театральләштерелгән формада оештырыла.
Күңелле стартларда укучыларыбыз бик теләп катнашалар.

Әлифба бәйрәме 1 сыйныф укучылары өчен беренче җаваплы этапка нәтиҗә ясау ул.

Фәнни конференцияләрдә катнашу - укучыларыбызны фәнгә тартуның отышлы алымы ул.

Укучыларыбызны сәнгатькә тарту - аларның сәләтләрен ачу һәм үстерүнең киң кулланыла торган алымы булып тора.

Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара...

Яңа ел - чыршы бәйрәмен түбән сыйныф укучылары зур түземсезлек белән көтеп алалар.
Югары сыйныф укучылары әзерләгән бал - маскарад бик күңелле уза.

Сахабиева Эльмира җитәкчелегендә укучыларыбыз эшләнмәләреннән рәсем һәм сынлы сәнгать күргәзмәләре даими оештырыла.


Китапханәчебез Ризванова Голназ тарафыннан оештырылган китап сөючеләр көннәре укучыларны китаплар укуга тартуда отышлы чара буларак кулланыла.

Укучыларыбыз информатика түгәрәгенә теләп йөриләр.

Күп укучыларыбыз спорт түгәрәкләренә тартылалар.

Кышкы табигатькә чаңгы походы.

Чана һәм чаңгы походларын оештыручы тынгысыз татар теле укытучысы Нүрзидә апалары ул.










Кышкы кросслар - сәламәтлек чыганагы
.






















Нәбиев Расил абыйлары җитәкчелегендәге "кырмыскаларыбыз" бар эшкә дә җитешәләр






















Күп еллар дәвамында җирле хуҗалыкны җитәкләгән хезмәт ветераны Мансуров Мияссәр Мансур улы призына үткәрелеп килүче милли көрәш ярышларыннан күренешләр.










традицион җәйге мәктәп сабан туеннан бер күренеш.







Чираттагы чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормыш юлына озату.







Соңгы звонок бәйрәменнән күренешләр











Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Copyright MyCorp © 2024