Вторник, 19.03.2024, 14:46
Приветствую Вас Гость | RSS

МБОУ ООШ с.Березняк

Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 68
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Абдуллина Нурзидә Шараф кызы бите

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдуллина Нурзидә Шәрәф кызы.
(Хөрмәтле коллегалар миңа хәбәр калдырырга теләүчелләр әлеге сылтамага күрсәтегез.)

Педагогик эш стажым - 25 ел.

Укытучы буларак тормыш девизым - Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес могҗиза булырга тиеш!

Эшли торган методик темам: "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныфтан тыш чаралар ярдәмендә укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү"

Темадан чыгып үз алдыма куйган максатларым:
Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, халкыбызның үткәне белән кызыксыну булдыру, кешелеклелек, миһербанлык, әхлак сыйфатларын тәрбияләү,
бәйләнешле сөйләм төзү күнекмәләрен булдыру.

                         


Сыйныф җитәкчесе булу зур  җаваплылык сорый
Сыйныф җитәкчесе буларак эш стажым - 22 ел.
Бүгенге көндә 10 нчы сыйныфларны җитәклим.

Әти-әниләр белән даими элемтәдә торам. Аларны ачык дәресләргә чакырабыз, бәйрәм кичләрендә әти-әниләр көтеп алынган кунакларыбыз.

Әдәбият дәресләрендә якташ язучылар иҗатын өйрәнүгә аеруча нык игътибар бирәм
Укучыларның фикер һәм иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәге алып барам. Түгәрәк утырышларында шигырь, әкият, хикәя, мәкалә язу серләренә өйрәнәбез, газета-журнал битләрендәге материалларны анализлыйбыз. Түгәрәк членнары көче белән мәктәпнең "Тәрәзә" газета дөнья күрә.




   Мәктәптә гуманитар фән укытучыларының методик берләшмәсен җитәклим. Үземнең эш тәҗрибәсе белән дә теләп уртаклашам: педсоветта, методик семинарларда, ата-аналар алдында чыгышлар ясыйм.
Мәктәптә укытырга кайткан көннәрдән башлап
балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юлына бастым.














Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Copyright MyCorp © 2024