Алар Ватан өчен
|
көрәштеләр
|
|
Бөек җиңүгә 70 ел
Березняк авыл советы территориясеннән Бөек Ватан сугышына барлыгы 545 кеше киткән. Шуларның 284-е исән-сау килеш туган якларына әйләнеп кайта алмыйлар – сугыш кырларында ятып калалар. Безнең якларга Бөек Ватан сугышыннан бары тик 261 кеше генә исән килеш кайта. Бүгенге көндә 7 ветераныбыз исән-сау.
|
||
Вагапов Харис Ваһап улы
1925 нче елның 16 нчы февралендә Кукмара районы Мәмәшир авылында туган. Харис абый башлангыч сыйныфларны туган авылында укый. Алга таба укуын дәвам итәргә Мәчкәрә урта мәктәбенә бара. Сугыш уты аның уй-хыялларын җимерә. Харис абый мәктәпне тәмамлый алмый. Сугыш башланганда Харис абый 15 яшьлек малай була. Ләкин шуңа да карамастан ул 1941 нче елның августыннан 1942нче елның җәенә кадәр элекке Мәчкәрә авылының кулланучылар җәмгыяте рәисе урыбасары булып эшли. Хезмәт сөючән Харис абый 1943 нче елның башына кадәр Янил МТСының Мәмәшир трактор бригадасында эшли. Унҗиде яшьлек егетне армия сафларына алалар. Ул Бологос, Осташков, Великие Луки, Литва, Латвия, Польша җирләрен азат итүдә катнаша. 1945 нче елның 9 нчы маен Германиянең Ландсберг шәһәрендә каршылый. 1946-48нче елларда Пычак җидееллык мәктәбендә эшли. 1949 нчы елның августында Березняк сигезьеллык мәктәбенә директор булып билгеләнә. Харис абый 1999 нчы елның декабрендә вафат булды.
|
||
l |
Фатыхов Гариф Фатыйх улы
1925 нче елның 25 августында Березняк авылында туган. Пычак җидееллык мәктәбендә укыган. 1943 нче елда 18 яше дә тулып җитмәгән көе, шул ук семьядан сугышка алынган ике абыйсы артыннан сугышка алына. Җиңү көнен - 9 нчы Май ны Берлинда каршы ала. 1949 нчы елга кадәр Совет Армиясенең Германиядәге оккупацион группасы составында хезмәт итә. Армия хезмәтен тәмамлап туган авылына кайта. Арча педагогия училищесын тәмамлый. Березняк сигезьеллык мәктәбендә лаеклы ялга кадәр башлангыч сыйныфлар укытучысы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1986 нчы елда вафат булды. |
|
Безнең буын Әфган |
сынавын узды.
|
|
1989 нчы елның 15 нче февралендә совет гаскәрләренең Әфганстандагы группасы аннан чыгарылды. Илебез тарихында XX гасырда булган иң озын сугыш тәмамланды. Сугыш инде тарихка кереп калды, ләкин аның тирәсендә ялгыш, ялгыш түгел дигән бәхәсләр бүген дә дәвам итә. Ләкин бер нәрсә бәхәссез, тугыз ел эчендә 15 мең ир-егетләребез һәлак булды, 300 мең солдат яраланды, дистәләрчә меңе гарип булып калды. Киләчәктә мондый мәҗбүри булмаган бәла-казаларга юлыкмау өчен нәрсә эшләргә, тормышыбызны ничек үзгәртергә, дәүләтебезне ничек оештырырга - менә шулар турында уйланырга кирәк... |
Миннеханов Фазыл Рашил улы
1967 нче елда Березняк авылында туа. 1974 - 1982 нче елларда Березняк 8 еллык мәктәбендә укый. Совет Армиясе сафларына 1985 нче елның 25 нче октябрендә алына. Үзбәкстанның Термез шәһәрендә өйрәнү курсларыннан соң Совет Армиясе гаскәрләренең Әфганстандагы чикләнгән санлы группасына җибәрелә. Әлеге сугышта Фазылга куәтле КАМАЗ машиналарында хезмәт итәргә туры килә. 1987 нче елда исән-сау туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп була.
Шайхетдинов Альберт Хаммат улы
1966 нчы елның 22 нче январендә туган. 1973 нче елда Камышлы мәктәбенә укырга керә. Березняк 8 еллык мәктәбен тәмамлый. Совет Армиясе сафларына 1984 нче елның 7 маенда чакырыла. Әфганстанда разведчиклар батальонында хезмәт итә. 1985 нче елда каты яраланып хезмәттән читләштерелә. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши.
Мәҗитов Рафик Гапделфәт улы
Бүгенге көндә Рафик мәктәбебездә хезмәт укытучысы булып эшли.
Касыймов Шамил Мөхәммәтхан улы
Валиәхмәтов Илнур Зиннур улы
Валиуллин Ильшат Ахмадулла улы